Харза
Martes flavigula
Харза́, сарыкүкрәкле сусар, яки уссурийск сусары. Күкрәкләрнең якты-сары төсләре ярдәмендә ерактан күренеп торалар.
Харза уртача зурлыктагы имезүче , ул шактый озын тән, кыска аяклы һәм аз йонлы озын койрык белән характерлана.
Ата харзаның типик озынлыгы (койрыгын исәпләмичә) 50-72 см , авырлыгы—2,5 — 5,8 кг, ана харза—62 см, ә авырлыгы 1,1-3,8 кг. Кагыйдә буларак, өлкән харзаларның койрыгы озынлыгы 35-40 см (якынча 2/3 бөтен тән озынлыгын тәшкил итә. Хайван 75-80 смга кадәр җитәргә мөмкин (койрыгын исәпкә алмаганда), ә аның койрыгының озынлыгы кайчагында 45 см га кадәр җитә. Харзаларның баш озынлыгы 100 мм дан артык тәшкил итә. Колаклары зур, киң, кыска, түгәрәк формада.
Харзага ачык һәм чуар төс хас. Баш, аяк һәм койрык кара-көрән төстә, ияк һәм иякасты-ак төскә ия. Муен һәм күкрәкнең аскы өлеше алтын-сары, арканың арткы өлеше — кара-көрән,  корсак-якты-сары төскә буялган.

Фәнни исеме: Martes flavigula
Табигать саклау статусы: иң аз куркыныч тудыручы (тотрыклы)
Югары классификациясе: Сусаралар
Массасы: 2,5-5,7 кг (ата-олылар), 1,6-3,8 кг (ана-олылар)
Озынлыгы: 50-72 см (ата), 50-62 см (ана)