Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады!

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады!
8 май көнне, Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан, Казан зооботаника бакчасы традициягә әйләнгән "солдат боткасы"дигән чара уздыра.

Бу көнне безгә килүчеләрнең барысы да кыр кухнясында әзерләнгән ботканы татып карый алачак. Без Ватан өчен көрәшкән кешеләрне искә алу өчен хәрби вакытка якын атмосфера булдырырга телибез. Зооботаника бакчасы территориясендә "Вознесенское торак массивында мәдәният йорты" муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе артистлары белән 3 локация урнаштырылачак, шунда ук фотосессия уздырырга мөмкин булачак.

Бу көн безнең хәтеребездә җылы һәм игелекле истәлек булып саклансын.
Камп IT