Хайваннар коллекциясе

Казан зооботаника бакчасы ике территорияне үз эченә ала.
Яңа территориядә "Замбези елгасы. Африка"да бары тик Африка континентындагы хайваннар һәм үсемлекләр җыелган, барлыгы 41 төр ( 221 данә). Биредә сез барлык кунакларның да яраткан төрләрен карый аласыз:иске территориядән исән-имин күченеп килгән бегемот Захария,ике ак арыслан, ана арысланнар, гепардлар һәм шимпанзе төркеме. Шулай ук Африка коллекциясе Кирк Дик-Дикларын, Бразза маймылларын, мәче лемурларын, гну антилопаларын, личи антилопаларын, страусларны, марабуларны, ал фламинголарны, Ниль казларын, кафр каркасын, цесаркаларны, тигрлы генеталарны, берничә сервал, сурикат, шпоронос ташбакаларны, Ниль крокодилларын, кара грифларны, акбашлы сипларны, гамадрилларны, зур колаклы төлкеләр гаиләсен, леопард ташбакаларын, Ниль Вараннарын,энә тычканнарны, Петерс сцинкаларын, Африка керпесен, комлы сызыклы еланнарны, фельзум һ.б. үз эченә ала.
Хәзерге вакытта иске территория төрле кыйтгадагы хайваннарның 85 төрен ( 531 данә умырткалы) һәм үсемлекләрнең катнаш коллекциясенә ия, монда ук бай коллекцияле борынгы ботаника бакчасы урнашкан.
Иске зоопарк коллекциясе: Чапман зебрасы, гуанако, Камерун кәҗәләре, Роман сарыклары, пекарилар, таплы боланнар, алтай мараллары, өй яклары, павлиннар, тукан, попугаи, тутый кошлар, ак аю, буры аюлар,генетта, гиеноид эт, Бразза маймыллары, япон макаклары, макак лапундер, яшел маймыллар, көрәнбашлы тамариннар, ниль крокодиллары, кайман крокодилы,  игуана, карлик поссумнар, колифорния патша еланнары, маис полозы, юлбарыс питоннары, Яшел питон, тимгелле эублефар, токи гекконы, новокаледон гекконы, австралия селиквасы, кайман ташбака, кызылколаклы ташбакалар, йорт куяннары, янут, селәүсеннәр, көмеш һәм алтын фазаннар,Филиннар, сазлык ябалагы, колаклы ябалак, тиеннәр, юдыр һ.б. лар.
Ике территориянең дә коллекциясе даими тулылана, шулай итеп 2021 елның көзендә кара мөгезборын, горилла, сомали ишәкләре һәм ат антилоплары килүе көтелә.

Хәзерге вакытта Казан зооботаника бакчасының хайваннар коллекциясендә исәпләнә:
Төрләре Төрләр саны Экземплярлар саны
1 Имезүче 42 186
2 Кош-корт 42 218
3 Рептилии 28 72
4 Беcпозвоночные 10 2855
5 Балыклар 4 55
Нибары 126 3386
Камп IT