Экскурсияләр

"Күзәтү экскурсиясе" Яңа территория буенча "Африка. Замбези Елгасы"

Бәясе: 1000 сум (төркем 25 кешегә кадәр). Керү билетлары аерым түләнә.
Мәктәп укучылары өчен (20 кешедән кубрәк) 100р. керү өчен һәм 1000р. экскурсия, 2 озата баручы бушлай.

Озынлыгы 1 сәгать.
Казан зооботаника бакчасының яңа өлешендәге күзәтү экскурсиясе килүчеләрне Африка кыйтгасындагы төрле хайваннар, аларның төрлелеге белән таныштыра, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләрен күтәрә.

Игътибар! Хәзерге вакытта эре терлекләр: филләр, жирафлар, мөгезборыннар һәм гориллар юк. Аларның килүен көтәбез. Безнең рәсми битләрдәге яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

экскурсиягә язылырга
Карагыз фотоотчет
Казан зооботаника бакчасының тарихи өлеше буенча "күзәтү экскурсиясе"

Төрле яшьтәге кешеләргә исәпләнгән.

Бәясе: 500 сум(төркем 25 кешегә кадәр). Керү билетлары аерым түләнә.
Мәктәп укучылары өчен (20дән артык кеше) 60 сум билет+2 озата баручы бушлай.

Озынлыгы 1 сәгать.
Экскурсантлар хайваннарның һәм зооботаника бакчасының иң кызыклы төрләре, аларның таралышы, биологиясе белән танышалар. Шулай ук юкка чыга торган хайваннар һәм үсемлекләр төрләрен саклау мәсьәләләре дә карала.

экскурсиягә язылырга
Карагыз фотоотчет
Учебно-тематические экскурсии

1. Африканың ерткыч мәчеләре.

Бәясе: 1000 сум (20 кешегә кадәр төркем). Керү билетлары аерым түләнә.
Мәктәп укучылары өчен (20дән артык кеше) 100 сум билет+2 озата баручы бушлай.

Озынлыгы 35 минут.
Сезне арысланнар, ана арысланнар, гепердлар һәм серваллар белән таныштырырбыз.
Бу тематик экскурсиядә безнең хайваннарның тарихы һәм аларның тормыш тәҗрибәсе турында сөйләячәкбез. Кыргый табигатьтә һәм зоопаркларда аларның яшәү үзенчәлекләре, көн режимы һәм яраткан уенчыклар турында сөйләшербез.

2. Ботаника экскурсиясе.

Барлык яшь төркемнәренә исәпләнгән.

Экскурсантлар Казан зооботаника бакчасының экзотик һәм декоратив үсемлекләр коллекциясе белән танышачак.

Озынлыгы 45 минут.

экскурсиягә язылырга
Карагыз фотоотчет
Камп IT