Жираф
Giraffa camelopardalis
Үсеше 6 м га кадәр
Авырлыгы 1200 кг
Гомер озынлыгы 30 ел 

Жирафлар Африка саваннарында яши. Бүген аларны бары тик Сахарадан көньякка һәм көньяк-көнчыгышка таба, барыннан да элек, Көнчыгыш Һәм Көньяк Африка саваннарында гына очратырга мөмкин. 

Йонындагы рәсеме, төп якты төстән аерылып торган, кара таплардан тора һәм һәр жирафның кешедәге бармак эзләре кебек үзенчәлекле. Тәннең аскы өлеше яктырак төстә һәм тапларсыз. Ике җенеснең дә башында йон белән капланган ике мөгез бар.  Сирәк кенә ике пар мөгезлеләр дә очрый.

Жирафлар бары тик үлән белән туена торган хайваннар. Жирафларның тән төзелеше һәм физиологияләре  биеклектән агач башыннан яфраклары белән тукланырга мөмкинлек бирә. Агачлардан жирафлар акацияне өстен күрә. Жираф үзенең озын теле белән куакны әйләндереп ала, авызына тарта һәм яфракларны йолкый, башын артка суза. Тел һәм иреннәре шул рәвешле төзелгән ки, чәнечкеле ботаклардан җәрәхәтләнмиләр. Жираф көн саен  30 килограммга якын ризык ашый һәм тәүлегенә уналтыдан алып егерме сәгатькә кадәр ашауда үткәрә.

Камп IT