Якы
Bos mutus var. dom.

Имезүчеләр классы

Куш тояклылар отряды

Мөгезлеләр гаиләсе

Үсеше 2 м га кадәр

Авырлыгы 1 т  га кадәр

Гомер озынлыгы 25 яшькә кадәр

 

Эре хайван. Якның җилкә калкымында зур булмаган бөкре бар, шуңа күрә арка сөзәк булып тора. Мөгезләре озын (95 см га  кадәр), әмма калын түгел, төбеннән төрле якка карап тора, ә аннары алга бөкләнә. Якларның чәч катламы аерылып тора: тәннең күп өлеше куе һәм тигез йонлы, ә аякларында, яннарында, түшендә  җиргә кадәр җиткән тоташ “итәк” сыман озын йон. Койрыгы атныкы сыман шулай ук озын, каты.

Якның ареалы Тибетның биек таулы ярымчүлләре белән чикләнгән. Өлкән хайваннар көчле һәм явыз. Ис тоемлау аеруча көчле. Куышу вакыты сентябрь - октябрь айларында, бозаулау - июньдә, йөклелек 9 ай дәвам итә. Бозау анадан 1 елга якын аерылмый.

Йорт якларын Алтайда, Тувада, Кавказда үрчетәләр һәм йөк ташу өчен кулланалар. Ит һәм сөтләре кешеләр өчен ризык була, ә тиреләре һәм  йоннарыннан  җылы кием тегәләр, юртлар төзиләр. Як Халыкара Кызыл китапка кертелгән. 

Камп IT