Шимпанзе
Pan troglodytes

Имезүчеләр классы

Приматлар отряды

Кеше сыман маймыллар  гаиләсе

Озынлыгы  95 см  га кадәр

Авырлыгы 65 кг га кадәр

Гомер озынлыгы 60 яшькә кадәр 

Шимпанзе - кеше сыман маймыллар. Көнбатыш һәм Үзәк Африкада, Конго елгасыннан төньякка таба, Сенегалдан алып Танзаниягә кадәр җирләрдә гомер итәләр. Дымлы тропик урманнарда, саваннада, түбәнлекләрдән алып диңгез өстеннән 2000 метрга кадәр биеклекләрдә яшиләр. Гомер озынлыгы 40-45 яшь. Бөтен нәрсәне ашаучылар, үсемлекләр  белән генә тукланмыйча,  башка хайваннарны да аулыйлар. 15-20 хайваннан торган ширкәтләр белән яшиләр. 4 яшькә кадәр балалар ана кайгыртуына мохтаҗ. Якынча 10 яшьләрдә балигъ булалар. Ата гориллалар  90 кг га кадәр авырлыкка җитәләр һәм 6-7 өлкән ир-ат көченә ия булалар. Генетик яктан шимпанзе кешенең иң якын туганы булып тора. Аралашуда төрле тавышлар һәм мимикалар кулланалар. Коралны ризык табу өчен гына кулланып калмыйча, аны үзләре  ясаучы бердәнбер маймыллар.
Камп IT