Селәүсен җирән
Felis (Lynx)- rufus

Имезүчеләр классы
Ерткычлар отряды

Мәчеләр гаиләсе

Озынлыгы 80 см га кадәр

Авырлыгы 11 кг га кадәр

Гомер озынлыгы 15 яшькә кадәр

Төньяк Америкада һәм Канадада яши. Таулы һәм  чүлле җирләргә караганда, гадәти ураманнарда ешрак очрыйлар. Караңгырак һәм ачык җирән төсле булалар. Күбрәк селәүсенгә охшаганрак, ләкин кечкенәрәк һәм йоны әзрәк. Йөзендәге чәче колактан авызга кадәр үсеп селәүсеннеке сыман «бакенбард» барлыкка китерә. Оясын, гадәттә, урман өемнәрендә һәм кыя ярыкларында ясый. Төнге яшәү рәвеше алып бара, төн эчендә еш кына 3-11 км га кадәр ара уза.

Ул вак хайваннар (куяннар, кимерүчеләр, кошлар) белән туклана. Кышын боланнарга һөҗүм итә. Яз көне үрчи, 3 бала тудыра, кайчагында 1-6. Мәчеләр сукыр һәм ярдәмгә мохтаҗ булып туа, 9-14 көннән соң гына күзләрен ача, 2 айдан соң аналары белән сәяхәт итә башлыйлар. Якынча 1 яшьтә балигъ булалар.
Камп IT