Ак аю
Ursus (Thalarctos) maritimus
Имезүчеләр классы
Ерткычлар отряды
Аюлар
гаиләсе
Озынлыгы 3 м
га кадәр
Авырлыгы 1 т
га кадәр
Гомер озынлыгы 30 яшькә кадәр


Иң зур ерткыч. Аталар 3 м озынлыкка, 1 м биеклеккә һәм 800 кг га кадәр авырлык
ка җитәләр. Йоннары ак яки саргылт төсле, табаннары йон белән капланган. Яр буйларында, утрауларда һәм Арктика бозларында яшиләр. Ана аюлар елның күпчелек өлешен, ә ата аюлар - ел буе Арктика бозларында йөриләр. Ана аюлар көздән карлы аю өннәренә яталар, анда кышын 1-3 сабый туа. Күпчелек аналар өч елга бер тапкыр бала тудыра, дип фаразлана. Хайваннар бик яхшы йөзә (тизлеге 7 км/сәг кә җитәргә мөмкин) һәм чумалар, бу аларга балык тотарга мөмкинлек бирә. Ак аюларны ачык диңгездә, боздан 20 км ераклыкта да очратканнар. Тюленьнәр, морж, үләксә, кош-корт һәм йомырка белән тукланалар. 1957 елдан ак аюга ау тыела. Ак аю Халыкара Кызыл китапка һәм Россиянең Кызыл китабына кертелгән.зыл китабына кертелгән.
Камп IT