Яшел мартышкы
Cercopithecus aethiops
Имезүчеләр классы
Приматлар отряды
Маймыллар гаиләсе
Озынлыгы 0,6 м
га кадәр
Авырлы
гы 8 кг га кадәр
Гомер озынлыгы 25 яшькә кадәр


Хәбәшстан, Судан, Кения, Ангол
а, Замбия, Уганда, Мозамбика, Танзания, Көньяк Африка республикаларында таралган. Бу төр саванналарда һәм урман башларында яши. Кагыйдә буларак, яшел мартышканы елга, чишмә башларында  очратырга мөмкин. Төнне ул агач яки куаклар ботакларында үткәрә. 6 дан алып 30 башка кадәр төркемнәр белән агач башларында яшиләр. Җиләк-җимеш, яфраклар, бөҗәкләр, кош йомыркалары, вак сөйрәлүчеләр һәм кимерүчеләр белән тукланалар. Ел әйләнәсе үрчиләр. 7 ай йөклелектән соң 1 бала туа.
Камп IT