Япон макагы
Macaca fuscata
Имезүчеләр классы
Приматлар
отряды
М
аймыллар гаиләсе
Озынлыгы 95 см
га кадәр
Авырлыгы 14 кг га кадәр
Гомер озынлыгы 30 яшькә кадәр


Япониядә
киң таралган, таулыклар һәм диңгез ярларында яши. Бу - маймылларның иң төньяк төре, алар кырыс шартларда яшиләр: кышын тауларда кар ява һәм температура -15°С кадәр төшә.  Япон макакасы 11-18 килолы, эре, тыгыз гәүдәле, яхшы йөзә һәм чума, җирдә һәм агачларда яши. 20 дән алып 100 башка кадәр булган төркемнәргә берләшәләр, йөклек 5-6 ай дәвам итә. Гадәттә, 1 бала туа, сирәгрәк - 2, нәсел турында еш кына ата кайгырта. Япон макакалары җиләк-җимеш, чикләвек, яфраклар, вак умырткалылар һәм бөҗәкләр белән туклана.
Камп IT