Лисица большеухая
Otocyon megalotis

Имезүчеләр классы

Ерткычлар отряды

Этләр гаиләсе

Озынлыгы 66 см га кадәр

Авырлыгы 5,3 кг  га кадәр

Гомер озынлыгы 13 яшькә кадәр

 

Замбиянең көньягыннан алып Африканың көньяк читенә кадәр, Хәбәшстаннан алып Танзаниягә кадәр ачык мәйданнарда яшиләр.

12 см га җиткән үзенчәлекле колаклардан тыш алар теш төзелеше һәм ашау ягы белән аерылып торалар.  Аларның 80% ашавы бөҗәкләр (термитлар, коңгызлар), сирәк кенә җиләк-җимеш, вак кимерүчеләр һәм кошлардан тора. Чагыштырмача вак тешләре бөҗәкләрне тиз генә чәйнәр өчен җайлаштырылган. Парлап яшиләр, әмма зур булмаган гаилә төркемнәрен дә формалаштыра алалар. 60 көнлек йөклелектән соң 2 дән алып  5 кә кадәр төлке балалары туа. Балаларны бергәләп ашатырга мөмкиннәр. 4 айлык төлке балары  олылар белән ауга йөри башлый. Төлкеләр, гадәттә, аерым туклана.
Камп IT