Клён Гиннала, или приречный

  • Баш
  • Клён Гиннала, или приречный
Клён Гиннала, или приречный
Acer ginnala L.

Озын булмаган 6 м биеклеккә  җитүче агач. Июнь аенда бал исе таратучы 10-20 данәләп, себеркеләп сары чәчәк ата. Чәчәге тиз атып бетеп, ачык ал канатлар кала. Бу чорда агач бик матур күренә. Ачык кояшлы урыннар, яктылык ярата һәм урман эчләрендә үсми, туфракның дымлы булуына таләпчән. Чаганның иң киң таралган төре. Яхшы бал бирүче. Амур өлкәсендә, Приморье һәм Хабаровск крайларында үсә. Россиядән читтә Төньяк-Көнчыгыш Кытайда һәм Кореяда таралган. Елга буйларында куаклыклар һәм аерым төркемнәр белән очрый.

Көз көне яфраклар һәм канатлар җете кызыл төскә керә һәм ябалдаш ачык утсыман бик матур була. Кытайда яфраклардан кара буяу ясыйлар.
Камп IT