Гамадрил
Papio hamadryas

Үсеше  80 см га кадәр

Авырлыгы 30 кг

Гомер озынлыгы 30 яшькә кадәр

 

Гамадриллар 100-150 баш эре көтүлекләр белән яшиләр. Алар тауларда шактый биеклекләргә күтәрелә, суның якынлыгы аларга яшәү өчен кирәкле шарт булып тора. Һәр көтүдә 10-15 зур ата үгез бар. Көтүлек билгеле бер районда урыннан урынга йөреп тора. Алар һәрвакыт җирдән йөриләр, иң текә ярлар һәм кыяларга зур осталык белән  менеп китәләр, агачларга сирәк кенә очракларда менгәлиләр. Үсемлек тамырлары һәм вак җәнлекләр (әкәм-текәм, корталар һәм бөҗәкләр) белән тукланалар, аларны табар өчен ташлар әйләндерәләр. Плантацияләргә һөҗүм итәләр. Гамадриллар Африканың (Хәбәшстан, Судан, Сомали, Көньяк Нубия) һәм Азиянең (Гарәп ярымутравы, шул исәптән Йәмән) ачык урыннарында яшиләр.
Камп IT