Енот-полоскун
Procyon lotor

Имезүчеләр классы

Ерткычлар отряды

Янутлылар гаиләсе

Озынлыгы 70 см га кадәр

Авырлыг 9 кг га кадәр

Гомер озынлыгы 5 яшькә кадәр

 

Хайваннын буе уртача эт белән бер зурлыкта. Киң гәүдә,  озын хәрәкәтчән бармаклары белән кыска аяклар. Кыска юка йөзле һәм зур колаклы киң баш.

 

Йоны куе озын көрән-соры төстә, койрыгында 5-7 киң кара яки көрән боҗра. Янут сыман эткә охшаган. Үзәк һәм Төньяк Америкада киң таралган, күп кенә илләрдә, шул исәптән безнең Ерак Көнчыгыш һәм Төньяк Кавказда да климатлашкан.

 

Сулыклар һәм сазлыклар белән катнаш урманнарда яши. Эңгер-меңгер чакта һәм төнлә актив, аның өчен бака, кысла, балык, кимерүчеләр, җиләк-җимеш, чикләвек ризык була. Табышын ашаганчы, ул суда чайкап ала, җәнлек исеме дә шуннан килеп чыккан.

 

Янутлыларның барлык вәкилләреннән, бары тик  чайкаучы янут кына кышка озак йокыга чума. Аның йөклелеге 63 көн дәвам итә, 3-8 бала тудыра. Бу кыйммәтле мехлы җәнлек, һәм кайбер илләрдә аны фермаларда үстерәләр.
Камп IT