Брюса Ханым

Брюса Ханым
Procavia capensis
Озынлыгы 58 см га кадәр
Авырлыгы 4 кг
Гомер озынлыгы 11 ел
Сүрия, Исраил һәм Төньяк-Көнчыгыш Африкадан алып Көньяк Африкага кадәр киң таралган. Сахарадан көньяккарак бөтен җирдә яши диярлек. Ливия һәм Алжир тауларында изоляцияләнгән төрләре бар.
Кап даманнары кыяларда, эре ташлыкларда, ташлы куаклы чүлләрдә яшиләр. Сыену урынын ташлар арасында яки башка хайваннардан калган (трубкозублар, сурикатлар) буш ояларда табалар. 5-6 дан алып 80 башка кадәр булган колонияләр белән яшиләр. Зур колонияләр, өлкән ата даман җитәкләгән, гаилә төркемнәренә бүленә. Кап һәм тау даманнары кайчагында катнаш төркемнәр белән яши, бер үк сыеныр урыннар били. Тәүлекнең якты чагында, бигрәк тә иртән һәм кичен хәрәкәтчәннәр, тик кайчагында җиргә җылы айлы төннәрдә дә чыгалар.Әлеге төркем вәкилләре