Бегемот
Hippopotamus amphibius

Имезүчеләр классы

Куш тояклылар отряды

Су үгезлеләр гаиләсе

Үсеше 1,65 м га кадәр

Авырлыгы 4 т га кадәр

Гомер озынлыгы 40 яшькә кадәр

 Су үгезе - иң эре җир өсте хайваннарының берсе. Хәзерге вакытта су үгезе  Африкада һәм Сахарадан көньякка таба яши. Су үгезенең характерлы үзенчәлеге - аның ярым су астында яшәү рәвеше. Ул күп вакытны суда үткәрә,  корыга төнлә генә ашау өчен берничә сәгатькә чыга. Су үгезе төче су янында гына яши, гәрчә, сирәк кенә диңгездә дә була ала. Гадәттә, су үгезеләре  зур булмаган (20-30 баш) төркемнәр белән яшиләр. Су үгезенең үз-үзен тотышы агрессив булуы белән аерылып тора. Ата су үгезләренең  сугышуы еш кына бер катнашучының һәлак булуына китерә. Су үгезенең кешегә  һөҗүм итү очраклары да еш. Су үгезе Африканың иң куркыныч җәнлеге булып санала. Ул үсемлек белән туена торган  хайван. Аларның азыгы - су яны  һәм җир өсте үләннәре.
Камп IT